Арча урман хуҗалыгында Арча районы урман тармагы ветераннары өчен тематик кичә узды

2020 елның 21 феврале, җомга

"Арча урман хуҗалыгы" ДБУ базасында Арча муниципаль районының урман тармагы ветераннары өчен "Керим эле урманнарга" дигән тематик кичәсе узды. Чара Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.

Кичә барышында концерт-музыкаль программа, шулай ук бәйрәмчә кичке аш оештырылды, анда ветераннар урман хуҗалыгында эшләгән елларын, шатлыклы һәм кызыклы вакыйгаларны искә төшерде.

Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов, "Арча урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Нияз Сәлахов һәм "Арча урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Раушан Гайфетдинов ветераннарга урман тармагындагы фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International