Министр Равил Кузюров Чистай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында эш визиты белән булды

2020 елның 21 феврале, җомга

Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында эш визиты белән булды.

Чистай районында министр муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов белән очрашты һәм Кама урманчылыгының Чистай кишәрлеге урманчылыгы һәм Биләр урманчылыгының Багана кишәрлеге урманчылыгы буенча эш мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә уздырды. Район хакимияте базасында узган утырыш эшендә "Кама урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Альберт Шамилов, "Биләр урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рамил Нуруллин, "Кама урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Фәрит Мөгминов, "Биләр урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Александр Рузанов, район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре катнашты.

Чара барышында агымдагы елда урманнарны торгызу, табигатьне саклау акцияләрен үткәрү, су саклый торган яклагыч урман үсентеләре утырту һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Яңа Чишмә районында Равил Кузюров 2019 елда Кәләй урманчылыгының Рокашево кишәрлеге урманчылыгының, Зәй урманчылыгының Өргәнчә һәм Ямаш кишәрлеге урманчылыкларының эш йомгаклары буенча фикер алышынган киңәшмә үткәрде. Утырыш район администрациясе базасында узды, анда муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов, "Кәләй урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Константин Щербаков, "Зәй урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Ирина Забродина һ.б. катнашты.

Чарада катнашучылар "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә, техника сатып алу һәм 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International