Кызыл Йолдыз урманчылыгының урманнан файдалану инженеры "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона этабында җиңү яулады

2020 елның 22 феврале, шимбә

"Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ урманнан файдалану инженеры Рәисә Хәмзина "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона этабында җиңү яулады. Ул "Минем язмышым – минем һөнәрем" номинациясендә алдынгы булды һәм 2020 елның 7 мартында Казан шәһәрендә узачак конкурс финалында катнашачак.

Конкурсның зона этабы Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәрендә узды. Анда республиканың 10: Балык Бистәсе, Лаеш, Биектау, Арча, Әтнә, Саба, Теләче, Балтач, Питрәч һәм Кукмара муниципаль районнарынан 38 конкурстан катнашты.

Исегезгә төшерәбез, конкурсның зона этабында шулай ук "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ укытучылары Юлия Галиева ("Хатын-кыз – ел өлгесе" номинациясендә) һәм Рөстәм Гарифуллин ("Ир-ат – лидер" номинациясендә) җиңүче дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International