"Шәһәр яны урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе һәм "Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Николай Цветковны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Урман хуҗалыгы директоры Алексей Александров Николай Цветковка бүләк тапшырды, аңа нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде.
Цветков Николай Анатольевич 1988-1989 елларда сугышта катнаша, Совет гаскәрләренең соңгы колоннасында Әфганстан территориясеннән китә. Хәрби хезмәттән азат ителгәч запаска "Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ тракторчы булып эшли.