Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Нурлат муниципаль районында булды.
Килүгә министр җитештерү базасын карап чыкты һәм "Нурлат урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең II типтагы яңа урман янгыннары станциясе бинасында барган ремонт эшләре белән танышты. Аңа янгын станциясенең 6 берәмлек техника, шул исәптән 2 янгын автоцистернасы, шулай ук урман янгыннарын сүндерү өчен кирәкле янгын инвентаре һәм башка махсус җиһазлар белән җиһазландырылачагы турында сөйләделәр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа станцияне оештыру "Экология" илкүләм проектының "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар ярдәмендә мөмкин булган.
Алга таба Равил Кузюров "Нурлат урманчылыгы" ДКУ һәм "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ буенча "2019 елда эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 елга төзү яки озайту" темасына җыелыш уздырды. Утырыш Заречный бистәсенең мәдәният йорты базасында узды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Мәннапов катнашты.
2019 елгы эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Рөстәм Галиев сөйләде. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәү буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге, табигатьне саклау акцияләре һ.б. турында сөйләде. "Хәзерге вакытта 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга актив әзерлек бара, – дип хәбәр итте Рөстәм Галиев. – Шул исәптән бу – кисәтүләр бирү, авыл җирлекләре башлыклары, урманнан файдаланучы затлар белән очрашулар, шулай ук халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-профилактик эш".
Чарада шулай ук "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Спартак Еливанов һәм Восход кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Илдар Йосыпов докладлар белән чыгыш ясады.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2019 елдагы эшенә уңай бәя бирде. Ул хезмәткәрләргә урманнарны торгызу һәм үрчетү, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклауга бәйле берничә йөкләмә бирде.
Җыелыш ахырында урман тармагының алдынгы хезмәткәрләре бүләкләнде. "Татарстан АССР төзелүгә 100 ел" истәлек билгесе урман тармагы ветераны Елена Александровага тапшырылды.