Равил Кузюров Саба муниципаль районы Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре слетында катнашты

2020 елның 24 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба муниципаль районы Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре слетында катнашты. Чара Лесхоз мәдәният йорты базасында узды.

Слетта катнашучыларны сәламләп, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Министрлыкның һәм аның ведомствосындагы учреждениеләрнең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре, шулай ук 2020 елга бурычлары турында сөйләде. Ул "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыруга, урман тармагын цифрлаштыруга һ.б. җентекләп тукталды.

"Сез барыгыз да узган елда куелган максатларга һәм бурычларга ирешүгә зур өлеш керттегез. Фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт сезгә", – диде ул.

Шулай ук катнашучыларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм "Саба урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин да котлады.

Чара кысаларында районның иҗат коллективлары катнашында музыкаль концерт программасы оештырылган иде. Тармакның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, муниципаль район башлыгы Мактау грамоталары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International