2020 ел башыннан бирле республиканың дәүләт урман инспекторлары урманнарда 2,2 меңнән артык патрульлек үткәргән

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Агымдагы елның 17-23 февраль көннәрендә Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары урманнарда 305 патрульлек үткәргән һәм урман законнары бозылуның 4 очрагын ачыклаган. Урман фондына китерелгән зыян күләме 3,2 мең сум, дип бәяләнә.

2020 ел башыннан бирле федераль дәүләт урман күзәтчелеге кысаларында урманнарда 2,2 меңнән артык патрульлек үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 86 беркетмә төзелгән. Шулай ук урман фонды янындагы җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм җирләрдән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмау турында 1055 кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International