Министрлыкта ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2019 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган баланс комиссиясенең ахыргы утырышы булды

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2019 елдагы эшчәнлек йомгаклары буенча баланс комиссиясенең ахыргы утырышы узды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров рәислегендә узды. Чарада Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Утырыш барышында Минзәлә, Буа, Лениногорск, Кайбыч, Түбән Кама һәм Тәтеш урманчылыклары җитәкче-урманчылары, шулай ук Минзәлә, Буа, Лениногорск, Кайбыч, Түбән Кама һәм Тәтеш урман хуҗалыклары директорлары узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде.

Докладларны тыңлаганнан соң, министр урынбасары Рәис Гомәров урманчылыкларның җитәкчеләрен урман законнары бозылу очракларын ачыклау һәм кисәтү һәм 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эшен көчәйтергә чакырды. Шулай ук ул товар продукциясе җитештерү, республика предприятиеләренә агач ташу, техниканы нәтиҗәле эксплуатацияләү, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы белән бәйле кайбер йөкләмәләр дә бирде. "Сезнең хуҗалык-финанс эшчәнлегенә даими рәвештә икътисадый анализ ясарга кирәк, – диде Рәис Гомәров, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Сезнең барыгызда да эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен резервлар бар".

Шулай ук утырыш кысаларында 2020 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр башкару, "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру, Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарына капиталь ремонт ясау программалары һ.б. мәсьәләләр каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International