Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Лубян урманчылыгы" ДКУ һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ буенча "2019 елда эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 елга төзү яки озайту" дигән темага җыелыш уздырды. Утырыш Лубян авылындагы Мәдәният йорты базасында узды. Анда Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев катнашты.
Җыелышта төп докладлар белән җитәкче-урманчы Фәрдус Хәбибрахманов һәм көллият директоры Рим Фәхраҗиев чыгыш ясады. Фәрдус Хәбибрахманов – урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәү буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре, табигатьне саклау акцияләрендә үткәрелгән эшләр, ә Рим Фәхраҗиев Лубян урман-техника көллиятенең эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары турында сөйләде.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2019 елдагы эшенә уңай бәя бирде. Ул "Лубян урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләренә урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек, федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү белән бәйле берничә йөкләмә бирде.