Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лубян урман-техника көллияте студентлары белән очрашты

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лубян урман-техника көллияте студентлары белән очрашты. Очрашу Лубян авылы мәдәният йортында узды, анда Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

Очрашу башында Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев һәм көллият директоры Рим Фәхраҗиев докладлар белән чыгыш ясады. Тимур Галиев студентларны – Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы тармагының торышы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр, ә Рим Фәхраҗиев көллият эшчәнлеге һәм 2020 елга планнар белән таныштырды.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үз чыгышында һөнәри юнәлеш бирү эше һәм тармакның яшь белгечләренә ярдәм итү чаралары турында сөйләде. Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.12.2019 ел, № 1144 карары нигезендә, Министрлык карамагындагы дәүләт учреждениеләренә эшкә кергән урман секторының яшь белгечләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү тәртибе билгеләнүе хакында искәртте. "Һөнәри белем бирү оешмасын тәмамлаган яшь белгечләр – 150 мең сум, югары белем бирү оешмасын тәмамлаучылар 300 мең сум күләмендә акча алачак, – дип билгеләп үтте министр. – Без сезне һәрвакыт безнең сафларда көтеп калабыз һәм төрле яклап ярдәм итәргә әзербез".

Аннары Татарстан Республикасы урман комплексы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Министр Равил Кузюров һәм район башлыгы Сергей Димитриев студентларның күп санлы сорауларына җавап бирде, аерым алганда, урман төзүче һөнәренең роле, Лубян авыл җирлеген төзекләндерү һ.б. буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International