Республиканың Кукмара районында "Урман чаңгы юлы-2020" кышкы спартакиадасы узды

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган "Урман чаңгы юлы – 2020" кышкы спартакиадасы узды. Ярышларда Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр, "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы, "ВНИИЛМ" ФДБУ филиалы – Көнчыгыш Европа Урманнарны сынау станциясе, "Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарын яклау үзәге", "Урман транспорт компаниясе" АҖ, КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты командалары һ.б. катнашты. Чарага республикадан 200 кеше җыелды.

Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.

"Сезне Лубянда – урманчылар ватанында сәламләвемә бик шатмын. Быел безнең спартакиада 10 нчы тапкыр уза, – диде Равил Кузюров. – Чын күңелдән катнашучыларга уңышлар һәм матур җиңүләр, ә кунакларга яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр телим. Иң көчлеләр җиңсен".

Шулай ук министр Кукмара муниципаль районы администрациясенә һәм Лубян урман-техника көллиятенә бәйрәмне оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

"Ышанам ки, әлеге спартакиада киләчәктә дә безнең җирдә узачак. Кукмара районында спорт һәм физик культура белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Лубян авыл җирлегендә узган ел тагын бер спорт залы төзекләндерелде, урам спорты һәм хоккей белән шөгыльләнү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырылды. Бу эш дәвам итәчәк, чөнки безнең максат – сәламәт буын тәрбияләү, – диде Сергей Димитриев. – Ярышларда барыгызга да уңышлар телим".

Ярышлар флагын күтәрү хокукы 2019 елгы Спартакиада җиңүчеләренә – "Лубян урман-техника көллияте" ДҺББУ командасына насыйп булды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби-гамәли спорт төрләренә кагылышлы ярышлар да узды. Катнашучылар үзләренең хәрби исемнәр буенча белемнәрен күрсәтте һәм җирдә ориентлашу, граната ыргыту, сугыш кирәк-яракларын күчерү, "яралыларны" күчерү һ.б. буенча биремнәр үтәде.

"Урман чаңгы юлы – 2020" кышкы спартакиадасы йомгаклары буенча, җитәкчеләр арасында беренче урынны – "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Илһам Рәхмәтуллин, икенче урынны – "Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Алексей Александров, өченче урынны "Мамадыш урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Раил Сәлахов алды.

18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир-атлар арасында беренче урын өчен көрәштә "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ кишәрлек урманчысы Нурсил Гыйбадуллин җиңде, икенче урында – Лубян урман-техника көллияте укытучысы Рөстәм Гарифуллин, өченче урында – "Лубян урманчылыгы" ДКУ инженеры Ренат Байгабулов.

35 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге ир-атлар арасында беренче урынга "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ урманчысы Айрат Гайнетдинов чыкты, икенче урында – "Әлмәт урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Расыйх Файхетдинов, өченче урында – урман тармагы ветераны Нәгыйм Газизов.

18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында "Лубян урман-техника көллияте" ДҺББУ укытучысы Елена Тихонова җиңү яулады, икенче урында – "Саба урманчылыгы" ДКУ инженеры Наталья Иванова, өченчедә – "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ инженеры Екатерина Буренина.

35 яшьтән 55 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында беренче урынны – "Әлмәт урманчылыгы" ДКУ хисапчысы Әлфия Понамарева, икенче урынны – "Саба урманчылыгы" ДКУ хисапчысы Гөлсем Миңнеханова, өченче урынны "Саба урманчылыгы" ДКУ урман остасы Лилия Галимуллина алды.

Моннан тыш, номинацияләрдә дүртенче урыннарны алган призерлар, шулай ук хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышларда җиңүчеләр дә бүләкләнде.

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында – "Саба урманчылыгы" ДКУ, икенче урында – "Лубян урман-техника көллияте" ДҺББУ, өченче урында – "Азнакай урманчылыгы" ДКУ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International