Чирмешән урманчылыгында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

ТР "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны җитәкче-урманчы Алмаз Мотыйгуллин үткәрде. Утырышта урманчылык хезмәткәрләре, урман фондына караган территорияләргә ия яки аннан файдаланучы оешмалар вәкилләре һәм аучылар катнашты.

Киңәшмә кысаларында 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, урман культуралары биләгән участоклар янында биотехник чаралар үткәрүгә юл куймау мәсьәләләре каралды.

Алмаз Мотыйгуллин чарада катнашучыларга РФ Хөкүмәтенең "Территорияләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" 2016 елның 18 августындагы 807 номерлы карарын искәртеп узды. Әлеге карар нигезендә, кар эреп бетеп яңгырлы көз көннәре башланганчыга кадәр яки кар яуганчыга кадәр урманга тоташып торган территориягә ия булган, аннан файдаланучы һәм (яки) аның белән эш итүче дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләр, оешмалар, башка юридик затлар, крестьян-фермер хуҗалыклары, вазыйфаи затлар, РФ гражданнары, чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар бу урыннарны корыган үләннәрдән, чәчүлек калдыкларыннан, аунак агач калдыкларыннан, чүп-чардан һәм яна торган башка материаллардан урманнан кимендә 10 метр киңлегендәге полосада чистартып торырга яки урманны кимендә 0,5 метр киңлектәге янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән яки янгыннан саклый торган башка киртә белән аерып алырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International