"Родничок" балалар бакчасы балалары Тәтешнең Урюм урманчылыгы эше белән танышты

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

"Родничок" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Татарстанның "Тәтеш урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Урюм кишәрлеге урманчылыгының эше белән танышты. Балалар өчен экскурсияне участок урманчысы Дмитрий Тойкин үткәрде.

Дмитрий Тойкин балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, табигатьне саклау акцияләре, шулай ук урманнарда тереклек итүче хайваннар һәм кошлар турында сөйләде. Шулай ук ул аларны карта-схемалар белән таныштырды һәм урман-таксация приборларын һәм инструментларын ничек итеп дөрес кулланырга кирәклеген күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International