"Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерләнә. Агымдагы елның 25 нче февралендә урманнарны саклау һәм яклау инженеры Рөстәм Дәүләтшин "Янгыннан коткаручыларның ТР буенча 7 нче федераль отряды" ФДКУ 126 нчы янгын-коткару бүлеге башлыгы Владимир Волков белән очрашты.
Очрашу барышында ведомствоара хезмәттәшлек, урман фонды территориясендә янгын чыккан очракта гамәл кылу тәртибе, янгын сүндерү-коткару частенең көчләрен һәм чараларын җәлеп итүгә кагылышлы һ.б. мәсьәләләр каралды.
"Шәһәр яны урманчылыгы зонасында 9 янгын-коткару часте урнашкан, алар Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча 7 нче отрядына карый, – дип шәрехләде җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев. – Бүгенге көндә без аларның 7сенең җитәкчеләре белән очраштык".