Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы ТАССРның 100 еллыгына багышланган "100 легендар бренд" халык фикеренең 1 нче этабында җиңү яулаган

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган "100 легендар бренд" халык фикеренең беренче этабында 57 җиңүче билгеле булган. Исегезгә төшерәбез, проектның инициаторы – "Комсомольская правда-Казань".

Җиңүчеләр арасында КАМАЗ, Казан Кремле, Татнефть, Свияжск (Зөя) утрау-шәһәре, Саба урман хуҗалыгы һ.б. брендлары бар. Тулы исемлек белән  http://100brand.ru сайтында танышырга мөмкин.

1 нче марттан 31 нче мартка кадәр халык фикеренең икенче этабы узачак, анда һәр муниципаль район буенча берәр тагын 43 бренд сайлап алыначак. 1 нче мартка кадәр әлеге сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.

"Татарстан Республикасының 100 легендар бренды" проекты Татарстанның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән бәйле. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча республиканың гасырлык тарихын чагылдырган 100 әйдәп баручы бренд билгеләнәчәк. Проект дөнья һәм россиякүләм дәрәҗәсендә генә түгел, җирле һәм районнар буенча да аларның сәнәгать, сәүдә, элемтә, транспорт, авыл, урман хуҗалыгы, спорт, ММЧ һ.б. өлкәләрдә ничек төзелүе һәм үсүе турында сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International