"Ак каен" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Урман хуҗалыгы музеенда булды

2020 елның 28 феврале, җомга

Бүген Нурлат районының "М.Е.Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе" МАМУ "Ак каен" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Министрлыкның Урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.

"Минем мәктәп урманчылыгы составына керүемә 3 ел булды. Без агачлар утыртабыз, урман җыештыру, макулатура җыю эшләрендә катнашабыз, сыерчык оялары ясыйбыз. Шулай ук безнең мәктәп яны участогы да бар, без үз көчебез белән утырту материалы үстерәбез, – дип сөйләде 7 нче сыйныф укучысы Мария Трубкина. – Безнең җитәкчебез, технология укытучысы Фәниз Талибович һәрвакыт кызыклы әйберләр уйлап таба. Моннан тыш, безгә Нурлат урманчылыгы хезмәткәрләре дә еш килә".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International