Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әлки муниципаль районында булды

2020 елның 28 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әлки муниципаль районында булды. Анда ул "Әлки урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе белән "Әлки урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең "2019 елда эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 елга төзү яки озайту" темасына җыелыш уздырды.

Җыелыш район хакимияте бинасында узды. Анда муниципаль район башлыгы Александр Никошин катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Илсур Зәйнуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел урманчылык территориясендә 76,6 га мәйданда – урманнарны торгызу, урман культураларын агротехник карау буенча – 565 га, аларны өстәмә утырту эшләре 259 га мәйданда башкарылган. "Хисап елы дәвамында 265 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнде һәм 698 мең данә стандарт утырту материалы үстерелде. Әлеге үсентеләр 2020 елда "Урманнарны саклау" төбәк проектын уңышлы тормышка ашыру өчен җитәрлек булып тора", – дип билгеләде Илсур Зәйнуллин.

Шулай ук Илсур Зәйнуллин үткәрелгән санитар-савыктыру, контроль-күзәтчелек чаралары, табигать саклау акцияләре, 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек һәм башкалар турында сөйләде.

Аннары җыелышта "Әлки урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Әмир Гыйзетдинов һәм урманны саклау һәм яклау буенча инженер, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Олеся Матюшкина докладлар белән чыгыш ясады.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә намуслы хезмәте һәм үз эшләренә бирелгәнлеге өчен рәхмәт белдерде. "2020 елда сезгә урман законнары бозылу очракларын ачыклау һәм кисәтү, шулай ук урман утыртмаларының санитар һәм урман патологиясе торышын яхшырту эшен көчәйтергә кирәк, – диде җыелышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Равил Кузюров. – Моннан тыш, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны дә көчәйтүегез турында сорыйм. Әлбәттә, бу – кисәтүләр бирү, авыл җирлекләре башлыклары, урманнан файдаланучылар белән очрашулар үткәрү һәм халык арасында агитация-профилактика эше уздыру".

Җыелыш ахырында урман тармагының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне министр Равил Кузюров һәм муниципаль район башлыгы Александр Никошин тапшырды. Аерым алганда, Юхмачы кишәрлегенең участок урманчысы Җәүдәт Хәмидуллинга "Татарстан АССР төзелүгә 100 ел" истәлек билгесе тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International