ТР Урманнарны яклау үзәгендә урман патологиясе буенча тикшерүләр үткәрү һәм әлеге тикшерүләр буенча актлар рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча семинар узды

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – «Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге» хезмәткәрләре өчен урман патологиясе буенча тикшерүләр уздыру һәм урман патологиясе турындагы актларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча семинар узды.

Дәрес барышында урман патологиясе буенча тикшерүләрне уздыру, әлеге тикшерүләр буенча актлар төзү тәртибен билгели торган норматив хокукый актлар, документларны рәсмиләштерүдә киң таралган хаталар, урманнарның санитар һәм урман патологиясе буенча торышы турында дөрес булмаган белешмәләрне урман патологиясе тикшерүләре актларына керткән өчен җаваплылык чаралары һ.б. каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International