ТР «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ Красный Бор кишәрлегенең урман остасы Николай Мурнов Әгерҗе районы Красный Бор урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Кошлар – кешенең дуслары» дигән темага дәрес үткәрде.
Дәрес барышында Николай Мурнов укучыларга Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы, урманнарда яшәүче кошлар һәм аларның табигатьтәге роле турында сөйләде. Шулай ук урман остасы янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә дә тукталды.
Дәрес ахырында Николай Мурнов укучыларны кышкы һәм язгы чорда кошларны ашатырга чакырды.