14 нче мартта Лубян урман-техника көллиятендә Ачык ишекләр көне узачак

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

2020 нче елның 14 нче мартында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ Ачык ишекләр көне узачак.

Бу көнне мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре уку аудиторияләрен, китапханәне, музейны һәм көллиятнең башка бүлмәләрен карый, студентларның тулай торакларда яшәү шартлары белән таныша алачак. Уку йорты турында тулырак мәгълүматны аның директоры Рим Фәхраҗиев җиткерәчәк. Ул студентлар өйрәнә торган белгечлекләр һәм дисциплиналар, мәдәни-гаммәви чаралар, 2019 нчы елда көллияткә кабул итү нәтиҗәләре һәм 2020 нче елда кабул итү үзенчәлекләре турында сөйләячәк.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Кукмара муниципаль районы, Лубян авылы, Техникум урамы, 10 нчы йорт.

09:00 сәгатьтә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International