«Лубян урман-техника көллияте» ДҺББУ хезмәткәрләре республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып бара. Көллият укытучысы Роза Мельникова Кайбыч муниципаль районы мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашуда «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илгиз Хафизов һәм «Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Фәнис Гыйльметдинов катнашты.
Очрашу барышында Роза Мельникова укучыларга Лубян урман-техника көллиятенең тарихы, андагы әзерлек юнәлешләре, өйрәнелә торган дисциплиналар, мәдәни-гаммәви чаралар һ.б. турында сөйләде. «Көллияттә студентларга уңышлы белем бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар. Безнең көллият ишекләре һәрвакыт ачык, без яңа студентларга шат», – дип билгеләп үтте Роза Мельникова.
Җитәкче-урманчы Илгиз Хаффазов һәм урман хуҗалыгы директоры Фәнис Гыйльметдинов укучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр белән таныштырды. Шулай ук алар урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм итү чараларына да җентекләп тукталды. Исегезгә төшерәбез, быелдан Министрлыкка караган учреждениеләргә эшкә кергәндә, һөнәри белем бирү оешмасын тәмамлаган яшь белгечләр – 150 мең сум, югары белем бирү мәгариф оешмасын тәмамлаучыларга 300 мең сум күләмендә акча биреләчәк.
Укытучы Надежда Сухова һәм «Лаеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Фәнил Фазлыев Лаеш муниципаль районы мәктәпләрендә шундый очрашулар үткәрде.