«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерләнә. Чараларның план-графигы нигезендә, урманчылыкның дәүләт урман инспекторлары арендага алынган урман кишәрлекләрен тикшерә башлады. Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2014 елның 28 мартындагы 161 номерлы боерыгы нигезендә, урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү чаралары, техника һәм җиһазларның төзеклеге тикшерелә.
«Шулай ук халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча актив агитация-профилактика эш алып барыла, юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга зарури таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирәбез. Бүгенге көндә 34 кисәтү бирелде», – дип сөйләде Чирмешән урманчылыгы җитәкче-урманчысы Алмаз Мотыйгуллин.