ТР Кукмара муниципаль районында яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында «Стебелек» дигән яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Берләшмә Кукмара районының Каенлык авылындагы Х.В. Ваһапов исемендәге мәктәп базасында оештырылган.

Укучыларны «Саба урманчылыгы» ДКУ Кукмара кишәрлеге урманчысы Илсаф Хәев сәламләде. «Урманнар – безнең иң зур табигый байлыгыбыз. Без сулый торган һава күп очракта аларның күләменә һәм торышына бәйле, – дип билгеләп үтте ул. – Без сезнең белән бергә төрле табигать саклау акцияләрендә, конкурсларда, түгәрәк өстәлләрдә һәм мастер-классларда катнашачакбыз. Бик кызыклы булачак».

«Стебелек» мәктәп урманчылыгы составына 25 кеше кергән. Берләшмәнең җитәкчесе – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, химия һәм биология укытучысы Әминә Гобәйдуллина, кураторы – кишәрлек урманчысы Илсаф Хәев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International