Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында 2020 елда янгын чыгу хәтәре янаган һәм урман культуралары чорына әзерлек турында фикер алыштылар. Киңәшмә Әгерҗе урманчылыгы базасында узды, анда урманчылык һәм «Әгерҗе урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.
Җитәкче-урманчы Владимир Ишморатов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга зарури таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында 25 кисәтү бирелгән. Шуның белән бергә урманчылык хезмәткәрләре халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча актив агитация-профилактика эшен дә алып бара.
Киңәшмәдә шулай ук урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре дә каралды. Мәсәлән, быел Әгерҗе урманчылыгының урман фонды территориясендә «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 293 гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылачак. Моннан тыш, 864 гектар мәйданда урман культураларын агротехник карау һәм тулыландыру һәм 0,2 гектар мәйданда орлык чәчү чаралары башкарылачак.