Нурлат урманчысы «Ак каен» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәрде

2020 елның 6 марты, җомга

Кичә, 5 март көнне, ТР «Нурлат урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Восход кишәрлеге урманчысы Илдар Йосыпов Нурлат районының М.Е.Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясендә булды. Анда ул «Ак каен» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәрде.

Дәрес барышында Илдар Йосыпов укучыларга «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ урман питомнигы, утырту материалын үстерү технологиясе, яфраклы, ылыслы токым орлыкларын җыю һәм урман культуралары утырту кагыйдәләре турында сөйләде. Участок урманчысы шулай ук урман тармагы һөнәрләренә һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә дә тукталды.

Дәрестән соң «Ак каен» мәктәп урманчылыгы эшенә йомгак ясалды һәм киләсе чорга планнар турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International