Урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюровның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2020 елның 8 марты, якшәмбе

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Бу язгы бәйрәм – Сезне кайгыртуыгыз, ярдәмегез, мәхәббәтегез һәм назыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерү мөмкинлеге. Без сезнең матурлыкка, сөйкемле һәм сабыр булуыгызга сокланабыз, чөнки сез гаилә учагын саклап, балалар тәрбияләү өчен генә түгел, ә һөнәри эшчәнлектә зур җаваплылыкка ия.

Татарстан Республикасының урман хуҗалыгында хатын-кызлар шактый. Сезнең энергия, фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгән булуыгыз нәтиҗәсендә без алга барабыз һәм югары нәтиҗәләргә ирешәбез. Шулай ук урман секторының тотрыклы үсешенә нигез салган хатын-кызларга аерым рәхмәтемне белдерәм.

Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, мәхәббәт, җылылык һәм иң изге теләкләрнең чынга ашуын телим! Сезгә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын, ә тормышта якты һәм онытылмас вакыйгалар тагын да күбрәк булсын!

 

ТР урман хуҗалыгы министры       Р.Ә. Кузюров

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International