Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы ТР Дәүләт хезмәткәрләре cпартакиадасы кысаларында чаңгы ярышларында катнашты

2020 елның 7 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышлар Зеленодольск шәһәренең «Маяк» спорт комплексы базасында узды.

Ярышларда Фәнил Әхмәдуллин, Риназ Мөхәммәтҗанов, Алена Мартьянова һәм Венера Мәнихова составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физик культура һәм спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт граждан хезмәткәрләрен физик яктан камилләштерү өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә. Быел шулай ук волейбол, баскетбол, бадминтон, өстәл теннисы, мини-футбол, җиңел атлетика, йөзү һәм шахмат буенча ярышлар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International