«Арча урманчылыгы» ДКУ белгечләре мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү юнәлешендәге очрашуларда катнашты. Әйтик, учреждение хезмәткәрләре, «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ укытучылары белән берлектә, Кече Лыза урта мәктәбе, Балтач урта мәктәбе, Норма урта мәктәбе һәм Балтач муниципаль районы Борбаш урта мәктәбе укучылары белән очрашты.
Очрашу барышында урманчылар укучыларга Татарстан Республикасының урман фонды, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге, урман тармагы һөнәрләре һәм яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында сөйләде.