2020 ел башыннан бирле республиканың дәүләт урман инспекторлары урманнарда 2,9 меңнән артык патрульлек үткәргән

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Агымдагы елның 2-8 март көннәрендә Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары урманнарда 311 мәртәбә патрульлек үткәргән һәм урман законнары бозылуның 2 очрагын ачыклаган. Урман фондына китерелгән зыян күләме 3,8 мең сум, дип бәяләнә.

2020 ел башыннан бирле федераль дәүләт урман күзәтчелеге кысаларында урманнарда 2,9 меңнән артык патрульлек үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 127 беркетмә төзелгән. Шулай ук урман фонды янындагы җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм җирләрдән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмаска кирәклеге турында 1,4 мең данәдән артык кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International