«Лесная школа» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Урман хуҗалыгы музее экспозициясе белән танышты

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Бүген Алексеевск районы Ялкын төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Лесная школа» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Министрлыкның Урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.

«Безнең мәктәп урманчылыгы агымдагы ел башында оештырылган иде. Аның составында 19 кеше – 5-9 нчы сыйныф укучылары, – дип сөйләде берләшмә җитәкчесе, география һәм химия укытучысы Ольга Денежкина. – Бу бик кызыклы экскурсия булды, балалар Татарстан Республикасы урман комплексының тарихы һәм хәзерге торышы, урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарыла торган эшләр турында күп яңалык белде».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International