ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Зәй һәм Түбән Кама районнарында эш визиты белән булды

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Зәй һәм Түбән Кама районнарында эш визиты белән булды. Төп максат – Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең «2019 нчы елда эш йомгаклары һәм 2020 нче елга бурычлары. 2019 нчы ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 нче елга төзү яки озайту» темасына җыелышларын уздыру.

Зәй шәһәрендә «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ коллективы җыелышы узды. Анда муниципаль район башлыгы Рәзиф Кәримов катнашты.

Эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Ирина Забродина сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел урманчылык территориясендә 85 га мәйданда – урманнарны торгызу, 675 га – урман культураларын агротехник карау, 317 гектарда эстәп утырту эшләре башкарылган. Төп урман барлыкка китерүче токымнарның 462 кг орлыгы әзерләнгән һәм 358 мең стандарт утырту материалы үстерелгән.

Шулай ук ул үткәрелгән санитар-савыктыру, контроль-күзәтчелек чараларына, табигать саклау акцияләренә, 2020 нче елда урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек һәм башка мәсьәләләргә дә тукталды.

Аннары җыелышта «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Ранил Мөхәммәдиев һәм Кушник кишәрлегенең участок урманчысы, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Александр Бычков чыгыш ясады.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2019 нчы елдагы эшенә уңай бәя бирде. «Быел безнең алда «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын уңышлы гына гамәлгә ашыру, федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру һәм, әлбәттә инде, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычлары тора. Бу мәсьәләләрне катгый контрольдә тотуыгыз турында сорыйм», – диде ул.

Җыелыш ахырында урман тармагының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.

Түбән Кама шәһәрендәге администрация бинасында «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ һәм «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ДБУ 2019 нчы елдагы эш нәтиҗәләре турында  фикер алыштылар. Утырыш эшендә муниципаль район башлыгы Айдар Метшин катнашты.

Төп доклад белән урманчы-җитәкче вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Пашин чыгыш ясады. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын гамәлгә ашыру буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде. «Хәзерге вакытта урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга актив әзерлек эше алып барыла, – дип билгеләп үтте Александр Пашин. – Кисәтүләр бирәбез, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча актив агитация-профилактика эше алып барыла һәм урманнарны янгынга каршы тәртипкә китерү буенча чаралар үткәрергә әзерләнәбез».

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек, урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау, ТР Урман фондының геомәгълүмат системасында эшләү, республиканың табигатьне саклау акцияләрен үткәрү белән бәйле учреждениеләр хезмәткәрләренә йөкләмәләр бирде.

Җыелыштан соң ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Кызыл Чишмә поселогында «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ДБУ II типтагы урман янгыннары станциясе эше белән танышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International