«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Матюшинский Подрост» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар белән берлектә 20 сыерчык оясы әзерләгән һәм элеп чыккан. Сыерчык оялары Лаеш районы Орловка төп гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә урнаштырылган.
«Әлеге экологик акциянең максаты – укучыларның игътибарын кошларга һәм аларны саклау проблемаларына җәлеп итү, – дип билгеләп үтте Матюшино кишәрлегенең участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин. – Бик күңелле булды, балаларга сыерчык оялары ясау ошады. Чират буенча – киләсе айда бергәләп агач утыртылачак».