«Зеленая планета» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Урман хуҗалыгы музеенда булдылар

2020 елның 13 марты, җомга

Югары Ослан районы Матюшино урта мәктәбенең «Зеленая планета» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Министрлыкның Урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Музей директоры Илгиз Зарипов Татарстан Республикасы урман комплексының тарихы һәм хәзерге торышы турында сөйләде.

«Мин урманны бик яратам. Мөгаен бу ярату Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлаган һәм гомер буе урман остасы булып эшләгән әбиемнән килә торгандыр, – дип сөйләде 9 нчы сыйныф укучысы, «Зеленая планета» берләшмәсендә катнашучы Фердинанд Закиров. – Мин үзем, әлбәттә, әлегә һөнәр сайламадым, әмма урман хуҗалыгын сайлау ихтималы юк түгел. Мәктәп урманчылыгы составында 3 ел катнашам, макулатура җыю, агач утырту, урман фонды территориясен чистарту акцияләрендә катнашабыз. Миңа Урман хуҗалыгы музеенда бик ошады, республикада тармакның үсеше һәм барлыкка килүе турында күп яңалык һәм кызыклы нәрсәләр белдем».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International