Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы расланды

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2020 елның 16 мартындагы 124 номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы расланды. Әлеге документ дәүләт казна учреждениеләре – Татарстан Республикасы урманчылыклары территорияләрендә урман янгыннарын сүндерү планнары нигезендә төзелгән.

Исегезгә төшерәбез, элек җыелма план Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты, «Авиалесоохрана» ФБУ һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы белән килештерелгән иде.

Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планында республика урманнары, урман янгыннары формированиеләре саны, янгын сүндерү техникасы һәм җайланмалары, урманнарда янгын куркынычы дәрәҗәсе нигезендә мондый чараларны җәлеп итү һәм куллану тәртибе һ.б. турында белешмәләр чагылдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International