Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан лекция узды. Министрлык хезмәткәрләре каршында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты вәкилләре – басма продукциянең мәҗбүри нөсхәләрен кабул итү, исәпкә алу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Динар Моратов, баш архивистлар Диләрә Һәшимова, Кадрия Абдрахманова һәм Владимир Кранов чыгыш ясады.
Лекция барышында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты белгечләре Татарстан АССР төзелү тарихы, иң мөһим вакыйгалар, республикада мәгариф, фән, сәнәгать, мәдәният, медицина, оборона-сәнәгать комплексы һәм космик тармак үсешенә өлеш керткән күренекле татарстанлылар турында сөйләде.
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, җәмәгатьчелек игътибарын республиканы торгызу һәм үстерүнең мөһим тарихи этабына җәлеп итү максатларында, Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 25 сентябрендәге ПУ-572 номерлы указы белән 2020 ел Татарстан Республикасында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы буларак игълан ителде.