Арча районы Лесхоз урта мәктәбенең «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Яшел даруханә» акциясен үткәрде. Аның йомгаклары буенча 28 кг нарат һәм 11,6 кг каен бөресе җыелды. Акциядә иң актив катнашучылар – Лесхоз урта мәктәбенең 1нче, 5 нче, 6нчы, 11нче сыйныф укучылары, шулай ук Апайкина-Гарь башлангыч мәктәбе укучылары мактау грамоталары һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.
«Акция март башында игълан ителде. Ул башланыр алдыннан «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында катнашучылар укучыларга табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге һәм бөре җыю кагыйдәләре турында искәртте. Гомумән алганда, каен, нарат бөреләре – күп кенә авырулардан котылырга ярдәм итә торган уникаль табигый чаралар. Дәвалану максатында аларны язын, алар шытып чыккан, ләкин әлегә ачылырга өлгермәгән вакытта җыялар, – дип сөйләде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, берләшмә җитәкчесе Фирая Гайнанова. – Җыелган бөреләр мәктәп ярминкәләрендә һәм хәйрия акцияләрендә сатылачак».