Татарстанның «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре Саба урманчылыгы урман фонды территориясендә кошлар өчен 170 ясалма оя әзерләде һәм элеп куйды. Чара Халыкара кошлар көненә багышланган иде.
Ясалма оя урнаштыру эшләре кошларны җәлеп итү, аларның санын һәм төрләрен саклау, шулай ук урманнарны корткычлардан саклау максатларында башкарыла.