Нурлат районының «Родничок» 1 нче балалар бакчасында «Урман әкияте» экологик мюзиклы премьерасы булды

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Нурлат районының  «Родничок» 1 нче балалар бакчасында «Урман әкияте» экологик мюзиклы премьерасы булды. Чара Халыкара урманнар көненә багышланган иде, анда Нурлат урманчылыгының Восход кишәрлеге урманчысы Илдар Йосыпов катнашты.

Мюзиклда янгын куркынычсызлыгы, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына сакчыл караш, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сүз барды.

Мюзиклның төп герое – Коля исемле малай урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен боза: чүп ташлый, учак ягып, керпене үзе белән дустына бүләк итәргә тели. Вакыйга барган вакытта урман халкы малайны табигать, кош-корт турында кайгыртырга өйрәтә, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында аңлата.

Барлык гамәлләр музыка астында бара, мюзикл геройлары бию номерларын башкара. Тамашачылар театр сәхнәсендә катнашучыларның тырышлыгын алкышлар белән бәяләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International