Шәһәр яны урманчылыгы хезмәткәрләре урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерләнә

2020 елның 20 марты, җомга

«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ белгечләре 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерләнә. Хәзерге вакытта, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының «2019 елда янгын чыгу хәтәре янаган чор йомгаклары һәм 2020 елда урманнарны янгыннардан саклау эшен оештыру турында» 2020 елның 9 гыйнварындагы 3-осн номерлы боерыгы нигезендә, Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлегенең арендага бирелгән участокларында янгынга каршы җиһаз һәм инвентарь булу һәм аларның эшкә яраклы булу-булмавын тикшер буенча ял базалары карала. Бер үк вакытта урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында аңлату эшләре дә алып барыла.

Бүгенге көндә учреждение белгечләре 65 базада булды. «Шулай ук без янгынга каршы тематикага күрсәтмә агитация чаралары да ясыйбыз», – дип хәбәр итте урманчы-җитәкче урынбасары Алмаз Хәннанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International