Бүген Министрлыкта 2019 елда «Урман транспорт компаниясе» АҖ эш йомгаклары буенча баланс комиссиясе утырышы булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Төп доклад белән «Урман транспорт компаниясе» АҖ генераль директоры Ранил Мөхәммәдиев чыгыш ясады. Ул искәртеп узганча, предприятие 2013 елның сентябрендә булдырылган. «Хәзерге вакытта компания балансында 44 берәмлек техника һәм 37 берәмлек ярымтагылма һәм тагылма исәпләнә, – дип сөйләде Ранил Мөхәммәдиев. – Предприятиедә 33 кеше, шул исәптән 15 машина йөртүче эшли».
Ул 2019 елда республика урман хуҗалыкларыннан агач ташу күрсәткечләре, транспорт, запас өлешләр, ягулык һ.б. тотылган чыгымнар турында да сөйләде.
Алга таба утырышта катнашучылар агымдагы елда «Урман транспорт компаниясе» АҖ эш нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында фикер алышты.