Минзәлә урманчылыгы хезмәткәрләре 1 нче урта мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары белән берлектә сыерчык оялары элде

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

ТР «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре, Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбе 7 нче сыйныф укучылары белән берлектә, Минзәлә урманчылыгының Юртау участогы территориясендә сыерчык оялары элде. Чара язгы каникул чорында оештырылды.

Очрашу кысаларында җитәкче-урманчы Илнар Әхмәтгалиев укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, кошларның төрләре, аларның табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International