«Урман – безнең төп мәнфәгать» россиякүләм балалар рәсем конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

«Урман – безнең төп мәнфәгать» россиякүләм балалар рәсем конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны «Россия урманнарны яклау үзәге» ФБУ оештыра.

Быел конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Катнашучылар конкурсның төрле аспектларын яктырта ала: сугыш һәм урман, сугыш вакытында урманның әһәмияте, сугыш һәм урман хуҗалыгына китерелгән зыян һ.б.

«Урман – безнең төп мәнфәгать» россиякүләм балалар рәсем конкурсы ике этапта үткәрелә: төбәктә (2020 елның 23 февраленнән 10 апреленә кадәр) һәм Россия буенча (2020 елның 8 маеннан 24 маена кадәр).

Конкурста катнашу өчен 10 апрельгә кадәр «Рәсемнәр конкурсы» дигән билге белән «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә 422540, Татарстан Республикасы, Зеленодольск шәһәре, Сосновая урамы, 1 нче йорт адресы буенча гариза һәм хезмәт җибәрергә кирәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны биредә:http://rcfh.ru/Konkurs.html белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International