Татарстанда 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. Чаралар комплексы кысаларында «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләнде һәм расланды, II һәм III типтагы барлык янгын-химия станцияләре, республика урман хуҗалыклары каршындагы янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары тикшерелде, авыл җирлекләре башлыклары, халык, арендаторлар, урман фонды янындагы җир кишәрлекләре хуҗалары белән күп кенә очрашулар үткәрелде.

Хәзерге вакытта урман тармагы белгечләре тарафыннан юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга зарури таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында күрсәтмәләр бирү төгәлләнеп килә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә республикада урман фондына караган җир кишәрлекләре милекчеләренә һәм җирләрдән файдаланучыларга 1,5 мең кисәтү бирелгән.

Урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чор 15 апрельдә башланыр дип көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International