Әлмәт урманчылары «Дюймовочка» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен «Кешеләр, хайваннар һәм кошлар тормышында урман» дигән әңгәмә үткәрде

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Әлмәт урманчылыгы хезмәткәрләре Әлмәт муниципаль районының Рус Акташы авылының 1 нче номерлы «Дюймовочка» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен «Кешеләр, хайваннар һәм кошлар тормышында урман» дигән әңгәмә үткәрде.

Поташ Аланы кишәрлеге урманчысы вазыйфаларын башкаручы Станислав Гурьянов һәм урман остасы Ирек Гыйбадуллин балаларга урман турында, урманнарның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, шулай ук урманнарда яшәүче хайваннар һәм кошлар турында сөйләде.

Белгечләр урманда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләренә аерым игътибар бирде.

Очрашу ахырында «Урман белгечләре» дигән викторина үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International