«Әгерҗе урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре, «Ласка» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» ДКУ тәрбияләнүче балалар белән берлектә, Красный Бор урманында «Табигать белән тату булып» экологик сукмагы территориясендә сыерчык оялары элде.
Очрашу кысаларында Красный бор урманчылыгының урман остасы Виктор Зуев балаларга кошларның төрләре, аларның табигатькә һәм кеше тормышына йогынтысы, шулай ук кошларны саклауның мөһимлеге турында сөйләде. Моннан тыш, урман остасы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эшчәнлегенә, тармак һөнәрләренә һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә дә тукталды.