ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев рәислегендә узды.
Утырыш барышында республика министрлыклары, ведомстволары, оешмалар, учреждениеләр һәм предприятиеләр тарафыннан муниципаль районнарда дәүләт телләре турындагы законнарны үтәү нәтиҗәләре, бу теманы массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту һ.б. буенча фикер алыштылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы өчен өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Татарстан Республикасы дәүләт телләре буларак рус теле дә, татар теле дә Министрлык эшчәнлегендә: рәсми язылышуларда, эш башкарганда, чаралар үткәргәндә, норматив хокукый актларны әзерләгәндә, Министрлык эшчәнлеген рәсми сайт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша яктыртканда, гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләгәндә, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт программаларын гамәлгә ашырганда киң кулланыла.
Моннан тыш, Министрлык тарафыннан урман фонды территориясендә, шул исәптән федераль, республика һәм җирле әһәмияттәге юллар буйларында урнаштырылган күрсәткечләр, агитация такталары һәм баннерлар да ике дәүләт телендә рәсмиләштерелә. Бүгенге көндә барлыгы 294 күрсәткеч һәм баннер ике телдә рәсмиләштерелгән.