Аксубай урман хуҗалыгында быелгы урман культуралары чорына әзерлек эше дәвам итә

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Аксубай урман хуҗалыгында быелгы урман культуралары чорына әзерлек эше дәвам итә. Хәзерге вакытта учреждение хезмәткәрләре яфраклы агачларның сапларын әзерли. Әлеге эшләргә барлыгы 18 кеше җәлеп ителгән.

«Бүгенге көндә барлыгы 50 мең данә Гибрид-38 тирәк сабы әзерләнде, – дип сөйләде «Аксубай урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры Марсель Моратшин. – План буенча 10 мең данә сап әзерлисе калды, эшләр бу атнада тәмамланачак. Алга таба саплар питомникның мәктәп бүлегенә утыртылачак, ә аннан соң чокыр-сыза урыннарында үсә торган урман утыртмалары булдыру өчен кулланылачак».

Быел урман культуралары сезоны апрель урталарында ачылыр дип көтелә. Марсель Моратшин сүзләренә караганда, әлеге чор кысаларында Аксубай урманчылыгы территориясендә 42,6 га мәйданда – урманнарны торгызу һәм үрчетү, 100 га – урман культураларын тулыландыру, 415 га – урман культураларын агротехник карау, 16 га мәйданда чокыр-сыза урман утыртмаларын утырту эшләре башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International