«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә урман үсемлекләре орлыклары партияләреннән пробалар сайлап алучыларны аккредитацияләү эше дәвам итә. Ел башыннан бирле республика урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә аккредитация турында 6 таныклык бирелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аккредитация яңа белгечләр өчен дә, документның гамәлдә булу вакыты чыкканнар өчен дә үткәрелә.
Аккредитация барышында инструктаж үткәрелә, урман орлыкчылыгы өлкәсендә норматив документлар, урман үсемлекләре партияләреннән пробалар алу ысуллары һәм башкалар буенча белемнәр тикшерелә.