РФ Урман кодексының 63.1 статьясында файдалы казылма ятмаларын эшкәрткәндә, торба үткәргечләр, автомобиль юллары, электр линияләре төзегәндә, урманда агач эшкәртү объектлары урнаштырганда, шулай ук урман фонды җирләрен башка категориягә күчергәндә киселә торган урман мәйданнарына тигез мәйданнарда «компенсация» урманнары булдыру бурычы билгеләнгән.
РФ субъектларының башкарма хакимияте органнарыннан һәм урманнардан файдаланучы затлардан кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып, урманнарны яңадан торгызуда «компенсация» механизмын камилләштерү максатларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан норматив хокукый актларга үзгәрешләр әзерләнгән.
РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 7 маендагы 566 номерлы карары белән расланган Урманнардан җир асты байлыкларыннан файдалану һәм инфраструктура объектлары урнаштыру өчен файдалана торган затлар һәм урман кишәрлегенең максатчан билгеләнешен үзгәртү турында үтенеч язуы яки гариза белән мөрәҗәгать иткән затлар тарафыннан урманнарны торгызу яки урманнарны үрчетү эшләрен башкару кагыйдәләренә түбәндәге нигезләмәләрне өстәү планлаштырыла:
– урманнарны «компенсацияле» торгызу мөмкин булган җирләрне урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле дәүләт хакимияте органнары, мәдәни мирас объектларын саклау, алардан файдалану, аларны популярлаштыру һәм дәүләт тарафыннан саклау өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары яки җирле үзидарә органнары белән зарури килештерү турында;
– җирләр турындагы мәгълүматка җирләрнең урнашу урыны һәм мәйданы, җир категорияләре, урман кисү шартлары, җирләрнең характеристикасы, эш төрләре, транспорт үтемлелеге, участокның эшләр башкаруга әзерлек дәрәҗәсе, кирәкле әзерлек эшләре күләмнәре, «компенсация»ле урман торгызу эшләрен башкару өчен чикләүләр булуы турында өстәмә белешмәләр кертү турында;
– табигый тикшерү нәтиҗәләре буенча урманнарны торгызу өчен яраксыз дип табылган урман кишәрлекләрен, башка кишәрлекләрне алыштыру мөмкинлеге турында;
– транспорт белән кереп булмый торган (авыр үтеп керелә торган), ел әйләнәсе транспорт белән керү мөмкинлеге булмаган урман кишәрлекләрендә аэрочәчү технологиясен кертү юлы белән урманнарны ясалма торгызу мөмкинлеген арттыру турында;
– файдалы казылма ятмаларын эшкәрткәндә сейсмик эзләү эшләрен башкарганда урман утыртмаларын кисүне гамәлгә ашыручы затларның урманнарны «компенсация»ле торгызу эшләрен башкару үзенчәлекләрен билгеләү турында.
Россия Табигать министрлыгының 2019 елның 25 мартындагы боерыгы белән расланган Урманнарны торгызу кагыйдәләренә урманнарны «компенсация»ле торгызу эшләре үтәлгән дип саналачак шартлар билгеләнүен күзәдә тоткан үзгәрешләр кертелә.
Россия Табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте