2020 ел башыннан бирле дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләрендә 3,8 меңнән артык патрульлек уздырылган

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның 23-29 нчы март көннәрендә Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары урман фонды җирләрендә 295 мәртәбә патрульлек уздырган. Бу вакытта урман законнары бозылуның 2 очрагы ачыкланган, урман фондына китерелгән зыян 1 мең сум күләмендә бәяләнә.

2020 ел башыннан бирле федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында республиканың урман фонды җирләренә барлыгы 3,8 меңнән артык патрульлек үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 193 беркетмә төзелгән. Аеруча еш очрый торган хокук бозулар урман кишәрлекләреннән файдаланучы затларның килешүләрдәге шартларны һәм урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуына бәйле.

Болар белән берлектә, урман фондына якын урнашкан җир кишәрлекләре милекчеләренә һәм җирләрдән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмаска кирәклеге турында 1,5 мең кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International